Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Томск өлкәсенә эш сәфәрен дәвам итә.
Сәфәр кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү һәм 2027 елда Томск шәһәрендә XXVII Федераль Сабантуйны уздыру өчен әзерлек чаралары буенча сөйләшү алып барылды.
Бүген Татарстан делегациясе Сабантуй мәйданчыклары белән танышты. Томск өлкәсе Мәдәният департаменты җитәкчесе Л.В.Важова таныштырды. 2027 елда Томск шәһәрендә узачак XXVII Федераль Сабантуй урынын билгеләделәр. Томск өлкәсе Федераль Сабантуе эстафетасын быел Омск өлкәсеннән кабул итеп алачак. Омск шәһәрендә Федераль Сабантуй 17-18 июль көннәрендә үтәчәк.




