Бүген, 16 гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап ел саен Россия Федерациясенең барлык федераль округларында татарларның этник һәм мәдәни үзенчәлеген саклау, шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләрендә иҗтимагый берләшмәләрнең эш тәҗрибәсе белән танышу максатында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре утырышлары үткәрелә.
Чарада Әстерхан, Волгоград һәм Ростов өлкәләренең, шулай ук Кабарда-Балкар Республикасының, Краснодар краеның, Кырым Республикасының, Луганск Халык Республикасының һәм Төньяк Осетия-Алания Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре булды. Очрашуда шулай ук Адыгея Республикасы мәдәният министры Юрий Аутлев, Адыгея шагыйре, прозаик һәм тәрҗемәче, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Исхак Машбаш, Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае Мөфтие Аскарбий Карданов, Адыгеяның Архиепископы Тихон, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.
Утырыш Коръән укудан һәм сәламләү сүзләреннән башланды. Сүзне «Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе Бикмаев Мөхәммәт Җәфәр улына бирделәр. Адыгея Республикасы милләт эшләре, ватандашлар белән элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе Шхалахов Әскәр Адыгея Республикасы Башлыгының сәламләү хатын укыды һәм Адыгея җирендә тирән тарихка ия булган татар халкының бүгенгесе турында сөйләде.
Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгышлары алдыннан 2024 елда Татарстан Республикасының казанышларына багышланган фильм күрсәтелде.
Чыгышлардан соң Васил Шәйхразыев утырышны үзенең чыгышы белән тәмамлады. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел татар дөньясы өчен “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан ителде. 2025 елга эш планы Бөек Җиңүгә багышланган чараларны үз эченә ала. Алар ай саен уздырылачак һәм план буенча кызыл төстә билгеләнәчәк.