tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов белән очрашты

Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Казахстан халык Ассамблеясе Рәисе урынбасары, «Казахстанның татар һәм башкорт Конгрессы» республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов катнашты.

Очрашу барышында ике як та хезмәттәшлекне үстерү, Төньяк Казахстан өлкәсенең татар диаспорасы белән элемтәләрне ныгыту, шулай ук уртак мәдәни һәм иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татар телен, гореф-гадәтләрен һәм милли үзенчәлеген саклауга аерым игътибар бирелде.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар киләсе елда Төньяк Казахстан өлкәсендә уздырылачак республика Сабантуена әзерлек турында да фикер алыштылар.

Шулай ук очрашу кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Аның тууына 140 ел тулу уңаеннан, алар Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукай бюстын ачу мөмкинлеген карадылар.

Васил Шәйхразыев милли мәдәниятләрне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруда Төньяк Казахстан өлкәсе хакимияте органнарының әһәмиятле ролен билгеләп үтте һәм милләтара татулык мәсьәләләренә игътибарлары өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Үз чиратында, Гауез Нурмухамбетов Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә киңәйтүнең мөһимлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*