Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Петропавловск шәһәренә эш сәфәре барышында Төньяк Казахстан өлкәсенең әһәмиятле мәдәни-тарихи объектларында булды.
Башта делегация күренекле казах шагыйре, фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе тормышына һәм иҗатына багышланган Магжан Жумабаев Үзәгенә барды. Кунакларны журналист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ж.Сөләйманов каршы алды. Ул үзәкнең эшчәнлеге, Магжан Жумабаевның әдәби мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгърифәтчелек һәм тикшеренү проектлары турында сөйләде. Ихтирам йөзеннән Васил Шәйхразыевка «Біздің Мағжан» китабы һәм Төньяк Казахстан өлкәсенең тематик альбомы тапшырылды.
Аннары делегация казах халкының иң күренекле дәүләт эшлеклеләренең берсе исеме белән бәйле мөһим тарихи һәйкәл — Абылай хан резиденциясендә булды. Экскурсияне резиденция директоры А.Садаев үткәрде. Ул Казахстан тарихында бу урынның әһәмияте, дәүләтчелекне ныгытуда һәм халыкара багланышларны үстерүдә Абылай ханның роле турында җентекләп сөйләде.





