Тубыл шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетендә булды.
Җәмигъ мәчете 2014 елда ачылган, ә аны төзү өчен дүрт ел вакыт кирәк булган. Алты йөз квадрат метрдан артыграк мәйданлы гыйбадәт йорты 800 кешене сыйдыра ала.
Тубыл Җәмигъ мәчете XIX гасыр ахырында төзелгән тарихи мәчеттән соң шәһәрдә икенче мәчет булып тора. Ул Тубылның заманча ягында урнашкан һәм кызыл кирпечтән эшләнгән. Мәчет ике катлы, биредә барлык кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган.