tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тукай авылы мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Тукай авылы мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Тукай авылы мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чувашия Республикасына килде. Биредә аны Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров һәм Урмай мөхтәсибәте имам мөхтәсибе Наил хәзрәт Ямалетдинов каршы алды.

Сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев Тукай авылы мәчетендә булды. Биредә ремонт эшләре тәмамланган, мәчет ике ел эчендә яңадан төзелгән. Рамазан алдыннан беренче тапкыр Җомга намазы кылынып, хәзер көн саен тәравих намазлары укыла.

Шулай ук Милли Шура рәисе Коръән укырга йөрүче хатын-кызлар белән очрашып, аларга Коръәннең Казан басмасын бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*