Бүген, 24 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнушев белән рәсми очрашуы узды. Очрашуда Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсенең мәдәни, социаль хезмәттәшлеге турында фикер алышынды.
Андрей Гнушев очрашуда катнашучыларны сәламләде, Түбән Новгород өлкәсенең күпмилләтле һәм күп динле булуын ассызыклады. Ул татар халкының бу төбәктә мөһим урын тотуын, мәдәни һәм рухи традицияләрнең байлыгын искә алып, Татарстан белән хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләде.
Васил Шәйхразыев, үз чиратында, федераль округлар буенча узган җыеннар һәм старт алган чаралар турында аңлатма бирде. Ул татар мәдәни үзәге өчен бирелгән бинаны карауның мөһимлеген әйтте, мондый чараларның татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлекне активлаштыруда зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Шулай ук, ул җыенны оештыруда Андрей Гнушев һәм аның командасының күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Очрашу нәтиҗәсендә, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсенең киләчәктәге хезмәттәшлеген ныгыту, мәдәни проектларны бергәләп тормышка ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышынды. Бу мөмкинлекләр, үз чиратында, ике төбәк арасындагы дуслык һәм бердәмлекне арттыруга ярдәм итәчәк.