tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге бинасын карады
Васил Шәйхразыев Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге бинасын карады

Васил Шәйхразыев Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге бинасын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә. Биредә ул Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге өчен бирелгән бина белән танышты.

Ике катлы бина Алеша Пешков урамы, 14 адресында урнашкан. Мәйданы – 525,3 кв. метр. Бинаны тапшыру карары алдыннан җитәкчелекнең һәм Автономия Советы әгъзаларының зур әзерлек эшләре алып барылды. РНКАТНО инициативасы Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан хупланды.

Бинада татар мәдәни үзәген булдыру планлаштырыла, анда Түбән Новгород татарларының тарихы һәм мәдәнияте буенча музей экспозициясе, китапханә, татар милли ашлары белән гомуми туклану урыны, яшьләр һәм өлкәннәр өчен аралашу урыны, балалар почмагы, конференц-зал һәм актлар залы урнашачак. Татар телен өйрәнү буенча Даими курслар, балалар өчен хореография түгәрәкләре, кулинария буенча мастер-класслар һәм башкалар оештыру планлаштырыла. Бу урын төбәктә яшәүче барлык татарларны җәлеп итү үзәгенә әверелергә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*