Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул җомга намазын укыды.
Фикер алышуда Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров Бөтендөнья татар конгрессының һәм Милли Шура рәисенең илебездә генә түгел бөтен дөньядагы милләттәшләребезне һәм диндәшләребезне берләштерүдә зур эш башкаруына басым ясады.
Васил Шәйхразыев мәчеткә җыелган халыкны сәламләп, берлек һәм бердәмлекнең бүгенге көндә тагын да зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Шулай ук ул Гаяз хәзрәт Закировка Коръән һәм Идел Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән махсус альбомны бүләк итте.
Түбән Новгород Җәмигъ мәчете 1913-1915 елларда Түбән Новгород мөселманнары акчасына Мөхәммәт-Фатыйх Соколов (Сакалов) тарафыннан төзелә. Ул мөселман җәмгыяте җитәкчесе һәм хәйрияче Мифтәх Бадамшин инициативасы белән эшләнә. Мәчет Көнчыгыш архитектурасының тарихи мотивлары булган модерн үрнәге булып тора.