Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә. Сәфәр барышында ул Ислам мәдәни үзәге төзелеше барышы белән танышты. Аның белән бергә үзәкне Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфик Фәттәхетдинов та карады.
Төзелеш Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегендә алып барыла. Әлеге проект төбәкнең мөселман җәмәгатьчелеге өчен мөһим мәдәни һәм рухи үзәккә әверелер дип планлаштырыла. Төзелеш сыйфатлы һәм билгеләнгән график нигезендә бара.