tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Бүген, 20 февраль көнне, Тубылда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Очрашу П. П. Ершов исемендәге Тубыл драма театрында узды.

Чарада Курган, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы, Татарстан Республикасы, шулай ук Омск өлкәсе вәкилләре катнашты. Очрашуның модераторы – Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров булды.

Матур гадәт буенча утырыш Коръән укудан һәм сәламләү сүзләреннән башланды. Дога уку өчен сүзне Төмән өлкәсе мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе Ибраһим хәзрәт Суховка бирделәр.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында чарада катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде һәм федераль округларда ел саен үткәрелә торган очрашулар турында сөйләде. Утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы видеоролик тәкъдим ителде. Видеопрезентация татар җәмгыятенең казанышларын, шулай ук узган ел гамәлгә ашырылган проектларны һәм инициативаларны күрсәтте.

Әлеге чарада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Аларның һәркайсы ирешелгән уңышлар турында үз фикерләрен әйтте, алдагы елга төп бурычларны һәм эш юнәлешләрен билгеләде.

Шулай итеп, Тубылда очрашу агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык кына түгел, ә Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары арасында элемтәләрне ныгыту өчен дә мөмкинлек булды. Катнашучылар уртак тырышлыклар киләчәктә уңай үзгәрешләргә һәм яңа казанышларга китерәчәгенә ышаныч белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*