tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев ветераннарны котлады
Васил Шәйхразыев ветераннарны котлады

Васил Шәйхразыев ветераннарны котлады

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вакытында конгресста эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннанрын Өлкәннәр көне белән котларга, бәйрәм табынына җыйды. Алар арасында Башкарма комитетның беренче рәисе, Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, аның урынбасарлары булып эшләгән Рәмзил Вәлиев, Роза Туфитулова, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова һәм башка танылган шәхесләребез бар иде. Аларны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев котлады. Хезмәтләрен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп ул, барлык ветераннарга да рәхмәтен белдерде. Васил Гаяз улы бәйрәм табынына җыелган кунакларга: “Татар милләте дигәндә, һәр шәхеснең аерым иҗат итүе  түгел, ә бердәм булуы кузаллана. Кешелекнең асылы да бердәмлектә һәм нәкъ менә бер-беребезгә карата шәфкатьле булып, хөрмәт күрсәтеп яшәүдәдер. Динебез дә олыларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Шуңа күрә олы яшькә җиткән әти-әниләребезгә, туганнарга, якыннарга хөрмәт күрсәтү һәркайсыбызның асыл бурычы”, дип үз фикерен җиткерде. Бәйрәмгә килгән һәркем үзенең тәҗрибәсен сөйләде, фикерләрен әйтте һәм  конгресска рәхмәт хисләрен җиткердеп таралышты

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*