tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең VIII Бөтендөнья конгрессы ачылышында катнаша
Васил Шәйхразыев чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең VIII Бөтендөнья конгрессы ачылышында катнаша

Васил Шәйхразыев чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең VIII Бөтендөнья конгрессы ачылышында катнаша

Бүген, 30 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре белән Мәскәү шәһәренә килде.

Биредә чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең VIII Бөтендөнья конгрессы ачылышы бара. Чарада Милли Шура рәисе, дөньяның 100 иленнән 400 гә якын делегат катнаша. Делегатлар арасында Австралия, Перу, Үзбәкстан, Литва, Азәрбайҗан, Беларусь, Таҗикстаннан уннан артык татар вәкилләре дә бар.

Россия Федерациясенең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды һәм Россиянең чит илләрдәге ватандашлар белән эшчәнлеге турында сөйләде. Ул ватандашларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән эшнең бик мөһим булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, «Гомумроссия мәдәни тәңгәллеген» саклап калу өчен бөтен көчне куярга кирәк.

Конгресс кысаларында ватандашлар чит илләрдә безнең җәмгыятьне борчыган темалар турында фикер алышачак. Алар арасында тарихи мирасны һәм традицион кыйммәтләрне саклау, ватандашларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау. Шулай ук рус телен үстерү, үзебезнең ил мәгарифен популярлаштыру турында да сөйләшәчәкләр. Яшьләрне диаспора эшчәнлегенә җәлеп итүгә, рус телле массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә һәм РФгә күчеп килүгә зур игътибар биреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*