tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак мәйдан белән танышты
Васил Шәйхразыев XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Васил Шәйхразыев XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

15 нчы июнь көнне Пермь краеның Барда авылында милли бәйрәмебез -XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе  узачак. Бәйрәмгә  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, башка җирле җитәкчеләр һәм Россия төбәкләреннән милләттәшләребезнең, сәнгать коллективларының килүе көтелә. Сабан туен оештыруда Татарстанның Кукмара районы булышлык күрсәтә.

Сабан туена әзерлек эшләре инде күптән алып барылды. Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бәйрәм узачак мәйданга килеп андагы әзерлек эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бирегә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов, җирле хакимият вәкилләре, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һ.б. килде.

Мәйданда эш кайный. Татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен. тормыш-көнкүрешен чагылдырган ишегаллары, татар йортлары урнаштырыла. Иртәгә бирегә килгән кунакларга җыр-биюләребез, милли киемнәребез белән танышырга, милли ризыкларыбыздан авыз итәргә мөмкин булачак. Ишегалларын Барда районы, Татарстан, Кукмара районы һәм Башкортстан тәкъдим итә. Шулай ук милли кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә эшләячәк.

Сабан туе мәйданында ат чабышлары, милли көрәш өчен мәйданнар да әзер. Васил Шәйхразыев алар белән дә танышты. Шулай ук Татарстаннан килгән сәнгать коллективларының концерты да узачак. Алар өчен зур сәхнә булдырылды.

Бүген кич белән Татарстанның сәнгать коллективлары һәм артистлар Барда авылында  Сабан туе уңаеннан зур концерт тәкъдим итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*