Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә. Биредә ул 2026 елда Пенза өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе урынын карады. Бәйрәм Кузнецк районының Кече Труев авылында узачак.
Пенза өлкәсенең бөтен илдән кунакларны инде кабул иткәне бар иде. 2017 елда Бөтенроссия Сабан туе Европаның иң зур татар авылында – Урта Әләзәндә узды. Ул вакытта илнең 35 төбәгеннән бер көнгә 30 меңнән артык кеше килгән иде.
Сабан туе мәйданын караганнан соң, Милли Шура рәисе Кече Труев авылындагы Җәмигъ мәчетенең төзелеше белән дә танышты. Бу объект — авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен төбәк татарлары өчен дә әһәмиятле рухи үзәк булачак. Мәчет төзелешенең барышы, аны төгәлләү сроклары, җирле халыкның катнашы турында фикер алышу узды.