tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XXV федераль Сабантуйга әзерлек буенча утырышта катнашты
Васил Шәйхразыев XXV федераль Сабантуйга әзерлек буенча утырышта катнашты

Васил Шәйхразыев XXV федераль Сабантуйга әзерлек буенча утырышта катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Саха (Якутия) Республикасындагы эш сәфәре дәвам итә. Ул, беренче номерлы  Хөкүмәт Йортында  узучы, Якутск шәһәрендә XXV федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты.

Васил Шәйхразыев утырыш барышында катнашучыларны сәламләде һәм милли бәйрәмнең, аерым алганда федераль Сабантуйның тарихы турында сөйләде.

Сабантуй — язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар халкының традицион милли бәйрәме. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Сабантуй илнең мәдәни кодының аерылгысыз өлеше булып тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*