Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында.
Биредә ул Саха (Якутия) Республикасында XXV Федераль Сабантуйны уздыру мәйданын карады. Милли бәйрәм Үзәк мәдәният һәм ял паркының Туймаада стадионында узачак, ә ат чабышлары Якут дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршындагы ипподромда узачак.
Соңрак Саха Республикасы (Якутия) башлыгы администрациясе һәм Саха Республикасы (Якутия) хөкүмәте бинасында 2025 елда XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы узачак.