tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ялта шәһәре администрациясе башлыгы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ялта шәһәре администрациясе башлыгы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ялта шәһәре администрациясе башлыгы белән очрашты

Бүген, 3 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре белән Кырым Республикасында. 

Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы Рәисе җитәкчелегендәге ТР делегациясе Ялта шәһәре хакимияте башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Сергей Баннов җитәкчелегендә Ялта шәһәре хакимияте белән очрашты.

Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Самараның «Дуслык» иҗат оешмасы президенты урынбасары Марат Канюкаев һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында балаларның Кырымдагы ялы, туристлар агымын тәэмин итү һәм кабул итү, юлларны һәм инфраструктураны яхшырту, шулай ук Ялтаның 9 нчы мәктәбенә Советлар Союзы Герое, шәһәрнең мактаулы гражданины Г. Ә. Мәҗитов исемен бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*