Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Биредә ул Йолдыз авылы мәчетендә булды. Очрашуда, Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләк итеп, мәчеткә Коръән өчен аскуймалар тапшырылды.
Шулай ук бүген Милли Шура рәисе Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Хәбибуллиннар, Насыйровлар, Бакиев, Фаткуллин, Сөләймановлар йортларында булачак.