Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Юршак мәчетендә булды. Юршак мәчете Төмән өлкәсенең Тубыл районы Юршак авылында урнашкан.
Мәчет XIX гасыр уртасында Россия Хөкүмәт органнары тарафыннан расланган проект буенча төзелгән дигән фараз бар. Совет чорында бина клуб һәм ашлык склады буларак кулланылган.
2014 елда реставрация эшләре башлана, алар 2018 елга кадәр дәвам итә. 2018 елда Корбан бәйрәмендә Юршак мәчетен ачу тантанасы була. 2022 елда Юршак мәчете рәсми рәвештә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәле буларак танылды.