Бүген, 14 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләрдәге милләтара мөнәсәбәтләр һәм ватандашлык мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Олим Нарзуллаев белән очрашты.
Үзбәкстан Республикасы делегациясе составында Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләрдәге ватандашлык мәсьәләләре комитетының баш белгече Шохрух Бәхтияров, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков та бар иде.
Кунакларга Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Бөтендөнья татар конгрессы бинасы, Мәрҗани мәчете, Мәрҗани музее, Иске Татар бистәсе музейларына сәяхәт тәкъдим ителде.
Васил Габтелгаязович белән очрашу кысаларында Үзбәкстанның төрле шәһәрләрендә эшләп килүче 9 татар- иҗтимагый оешмасы турында сүз барды, аларның эшчәнлегенә ярдәм итү мәсьәләсе каралды. Шушы оешмаларны берләштерүче яңа татар оешмасы төзү турында да фикерләр тәкъдим ителде. Татарстан һәм Үзбәкстан Республикалары шәһәрләре арасында тугандаш шәһәрләр хәрәкәте булдыру буенча да сөйләшенелде. “Татар милли хәрәкәте дөнья буйлап киң җәелгән, мөмкинлекләрдән файдалана аласыз”, – диде Шәйхразыев.