tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты

Шушы көннәрдә Рим Гыйниятуллин үзенең 81 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Шул уңайдан бүген, 19 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнисович та әлеге очрашуда катнашты.

Сөйләшү барышында алар туган телебезне саклау, милләт тормышы, тарих, мәдәният турында сөйләште. Шулай ук читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту хакында фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*