Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Баш Мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Үзәк Диния нәзарәтенең “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале белән бүләкләде.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның халкыбызны берләштерүдәге хезмәтен югары бәяләде һәм алга таба да уңышлар теләде.

