tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Запорожьеда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
Васил Шәйхразыев Запорожьеда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Васил Шәйхразыев Запорожьеда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Запорожье шәһәрендә. Биредә ул махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.  Фикер алышу дәвамында аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады.

Сәфәрдә Шәйхразыев белән  бергә Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Милли Шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев һәм Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Милли Шура әгъзасы  Илдус Дәүләтов тә бар. Алар исә махсус хәрби операциядә катнашучыларга дроннар алып килеп тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*