Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда районына эш сәфәре кысаларында Барданың Җәмигъ мәчетендә булды. Ул мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге һәм киләчәк планнары белән танышты.
Васил Шәйхразыев районның мухтасибы һәм имамнары белән очрашып, дини һәм милли оешмаларның бердәмлеген ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.
Милли Шура рәисе мәчетләрнең татар телен саклаудагы һәм яшь буынны милли рухта тәрбияләүдәге зур ролен ассызыклады. Чара барышында милләтебезнең иминлеге өчен изге догалар кылынды.



