tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә Омск шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашу узды.

Очрашу барышында Милли Шура рәисе Омск өлкәсенең төньягына кылган эш сәфәре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук ул Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗановны иртәгә буласы II Халыкара Иртыш буе Сабан туена чакырды. Моннан тыш, Васил Шәйхразыев киләсе елда Омск шәһәрендә төбәктәге татар милли-мәдәни оешмалары һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә берлектә милләттәшләребезне җыеп зурлап ифтар мәҗлесен үткәрергә тәкъдим итте.

Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие әлеге тәкъдимне хуплауларын җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*