Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Бүген ул Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты.
Очрашу Омскидагы Себер Җәмигъ мәчетендә узды һәм ул рухи тәрбия, милли мәдәниятне саклау, мөселман оешмалары белән татар җәмәгатьчелекләре арасындагы төбәкара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә багышланды.
Васил Шәйхразыев 26–28 август көннәрендә Казанда узачак “Милләт җыены” турында да сөйләде. Җыен кысаларында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтенроссия татар төбәкчеләре җыены да оештырылачак.
Моннан тыш, очрашу барышында киләсе елда билгеләп үтеләчәк Әшеван авылының 800 еллык юбилее турында сүз барды.