tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның бабасы Шәйхрази Арслановның кабере табылган
Васил Шәйхразыевның бабасы Шәйхрази Арслановның кабере табылган

Васил Шәйхразыевның бабасы Шәйхрази Арслановның кабере табылган

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан журналистлары белән очрашу вакытында 2025 елның Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан  “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан ителүе турында искә төшерде.

Шулай ук Милли Шура рәисе быел гаиләсендә булган бәхетле вакыйга белән бүлеште. Алар әтисе ягыннан бабасы Шәйхрази Арслановның каберен эзләп таба алганнар. “Безнең гаилә өчен бу – зур горурлык”, – дип билгеләп узды Милли Шура рәисе.

Шәйхрази Арсланов 1941 нче елда фронтка китә. Сталинград өчен барган бәрелешләр вакытында хәбәрсез югала. Васил Шәйхразыевның гаиләсе 80 ел дәвамында аның каберен эзләгән, быел аны табу бәхетенә ирешкәннәр. Сталинград өлкәсенә барып, бабаларының каберенә исем-фамилиясен язганнар. Хәзер алар бабаларының кайда күмелгәнен беләләр. Шәйхрази Арсланов Широков авылындагы Туганнар каберлегенә җирләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*