Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Согуд Гарәбстанына эш сәфәре дәвам итә. Ул Мәккә шәһәрендә 14-16 февраль көннәрендә узучы “Makkah Halal Forum 2026” дигән форум эшендә катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразыев Согуд хәләл индустриясе үзәге генераль директоры Абдулазиз Әл-Рашуди белән очрашты. Очрашу вакытында ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республикада хәләл индустрияне үстерү һәм киң җәелдерү өчен зур эшләр башкарылуын, шул максаттан, 2025 ел ахырында “Хәләл” стандартлар буенча эшче төркем оештырылуын һәм шул эшче төркемне җитәкләвен сөйләде. Шулай ук, Татарстанда җитештерелгән товарларның чит илләрнең таләпләренә туры китерү максатыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты эшчәнлеге белән таныштырды. ТР Хөкүмәтенең алга таба да әлеге комитетка ярдәм итәчәген белдерде.
Очрашуда Абдулазиз Әл-Рашуди тарафыннан кайбер фикерләр яңгырады. Васил Шәйхразыев әлеге мәсьәләләрне 2026 елның май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KAZANFORUM»халыкара икътисадый форумы кысаларында карарга тәкъдим итте һәм Согуд хәләл индустриясе үзәге генераль директоры Абдулазиз Әл-Рашуди әлеге Форум эшендә катнашырга чакырды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты җитәкчесе Аббас хәзрәт Шляпошников та катнашты.