tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Василә Рәхимованың “Үз юлым” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды
Василә Рәхимованың “Үз юлым” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды

Василә Рәхимованың “Үз юлым” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды

20 февраль көнне журналист, җәмәгать эшлеклесе, “Атаклы дин әһелләре” сериясендә китаплар мөхәррире Василә Рәхимованың “Үз юлым” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Чара мәдәни һәм иҗади атмосферада, күпсанлы кунаклар катнашында үтте.

Кичәдә  Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтахов, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды җитәкчесе Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина да катнашты. Алар Вәсилә Рәхимовага изге теләкләрен җиткереп, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Кичә тәмамлангач, катнашучылар Вәсилә Рәхимова белән аралашып, аның иҗаты турында сораулар биреп, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Вәсилә Рәхимова кебек талантлы шәхесләр, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуда мөһим роль уйный.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*