Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче бәхетле пар – Илгиз һәм Дилүзә Хайруллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 29 яшьлек уллары Айрат махсус хәрби операция зонасында геройлык үрнәге күрсәтеп, Батырлык – Мужество ордены белән бүләкләнгән.
Татарстанның Баулы районында туып үскән Сәйрин Хайруллинны унсигез яше тулгач Совет Армиясе сафларына алалар. Аңа Ульяновск шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итәргә туры килә. Дәрте ташып торган егет биредә сөйгән ярын – Чүпрәле районының Саплык авылы кызы Әдияне очрата. Мәхәббәт утында дөрләп янган ике яшь йөрәк гаилә корып җибәрәләр. Бәхетле, дус-тату гаиләдә бер-бер артлы ике ир бала – Илгиз белән Азат якты дөньяга аваз сала. Бүген алар әти-әниләренең нигезен кадерләп саклап, күршеләр булып яшиләр. Илгиз Сәйрин улы 25 елга якын гомерен хокук саклау органнарында – полициядә хезмәт итүгә багышлап, майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Хәзер эшләмим инде, оныкларыбызны үстерергә булышам, аларны спортчылар итеп тәрбиялим, шулай ук зур йортыбызны карыйм, ди эчке эшләр органнары ветераны.
Илгиз Сәйрин улының пар канаты – тормыш иптәше Дилүзә Эрхам кызы ерак Коми якларында туган. Әти-әнисе Чүпрәле районының Иске Ишле авылыннан. Каенанам Әдия белән үз әниемнең бертуган апасы гомер буе аралашып, якын дуслар булып яшәделәр, безне менә алар таныштырдылар да инде, ди ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл, аш-суга уңган Дилүзә ханым, үзенең күңел хатирәләре белән бүлешеп.
Күпләргә үрнәк булырлык Илгиз һәм Дилүзә Хайруллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Резеда – өч бала анасы. Декрет ялына кадәр Россия почтасының Главпочтамт бүлегендә оператор булып эшләгән.
“Улларым Самир белән Ренальны – мәктәпкә, бәләкәй кызым Сабинаны балалар бакчасына озатып һәм каршы алып көннәрем сизелмичә дә үтеп китә. Тормыш иптәшем Руслан белән әти-әниемә зур рәхмәт, алар – терәгем һәм таянычым”,- ди Резеда Илгиз кызы.
Хайруллиннар нәсел дәвамчыларын – уллары Айратны чын ир-егет, илебез патриоты итеп тәрбияләгәннәр. Ул Ульяновск шәһәренең 53 нче урта мәктәбен тәмамлап, университетның экономика факультетына читтән торып укырга керә. Беренче курста укып йөргәндә үк Россия армиясе сафларына алалар. Туган ил алдындагы изге бурычын уңышлы үтәп кайтканнан соң, полициягә эшкә урнаша. Озак та үтми, район хәрби комиссариатына чакыртып, Россиянең һава-десант гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим итәләр. Курку белмәс, тәвәккәл һәм кыю егет, әлбәттә инде, ризалаша. Илебез армиясенең төп таянычы һәм горурлыгы булган Ульяновск десантчыларын башта Белоруссиягә җибәрәләр. Ә инде 2022 елның 24 февралендә СВО – махсус хәрби операция башлангач, аларны Украинага озаталар.
“Десантчы буларак миңа Гостомель поселогы өчен сугышта, каты бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Әлеге сугыш өч айга сузылды… Украина башкаласы Киевка барып җитәргә нибары сигез километр калган иде. Аннары безне Белоруссия чигенә күчерделәр. Шактый вакыт Белгород өлкәсен сакладык. Апрель аенда Луганск һәм Донецк аша узып, данлыклы Изюмны фашист калдыкларыннан азат итүдә катнаштык. Шуннан соң торак пунктларны сакларга җибәрделәр”,- ди Айрат Илгиз улы.
Дәһшәтле сугышта утлар-сулар кичкән, күпне күргән, күпне кичергән герой егет 2022 елның 22 маенда рота командирының һәлак булуы турында моңсуланып сөйли. Командирыбыз, менә шушы егетләрне исән-имин килеш өйләренә кайтарып җибәрмичә, бернинди повышениега да бармыйм, дип еш кабатлый иде, ди Айрат.
2022 елның 23 май көне Айрат Хайруллинның хәтеренә бик нык уелып калган. ВСУ козгыннары Ульяновск десантчылары ротасын чолганышка алалар. Безнекеләр посадкага, төрле куакларга ышыкланып, дүрт көн дәвамында бернинди элемтәсез торырга мәҗбүр була, эчәргә сулары, ашарга ризыклары булмый. Кинәт көчле миномет атышы башлана. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә Айрат каты яралана. Снаряд шартлап, уң кулын бөтенләй өзеп ташлый, шулай ук аягындагы ике сөяге сына. Авыр хәлдә булуына карамастан, сул кулы белән жгутны тартып чыгарып, ярасын бәйләп кую әмәлен таба. Аннары дошман солдатлары килеп әсирлеккә – пленга алмасын өчен үз-үзен шартлату өчен граната әзерләп куя. Ул посадка буенда 4 сәгать тә 45 минут бернинди хәркәтсез ята. Ерактан кычкырган тавышны ишетеп, рота фельдшеры аның янына килеп җитә. Бәхетең бар икән, егет, ди ул. Машина белән Попасное торак пунктына илтеп, беренче медицина ярдәме күрсәтәләр. Аннары Луганск хастаханәсенең реанимация бүлегенә озаталар. Ә инде хәле бераз яхшыра төшкәч, Ростов хәрби госпиталенә җибәрәләр. 1 июньнән алып 8 декабрьгә кадәр ул Мәскәүнең Вишневский исемендәге госпиталендә дәвалану курсы уза. Ватан героен Елизаров аппараты ярдәмендә савыктыралар. Шушы вакыт эчендә Айратка 10 катлаулы операция кичерергә туры килә. Хәзерге вакытта ул Засвияжье районы хәрби комиссариатында белгеч – эксперт булып эшли. Компьютер артында утырам, сул кул белән язарга, эшләргә күнегеп беттем инде, ди Айрат Илгиз улы.
Ә өендә десантчы геройны хатыны Динара белән улы Амир зарыгып көткәннәр. Сугыш кырында яраланып госпитальгә эләккәч тә ул беренче булып тормыш иптәшенә шалтыраткан.
“Ульяновск районы Салмановка авылында туып үскән чибәр, мөлаем татар кызы – Динара белән туганнарыбыз таныштырды. Беренче күрүдә үк мин аңа гашыйк булдым. Без февраль аенда таныштык, октябрьдә никах укытып, ноябрьдә туй мәҗлесебезне үткәрдек. Өйдә яраткан, кадерле кешеләрем – Динарам белән Амирым көткәнгә, исән-сау кайттым да инде. Алар көч өстәп, терәк һәм таяныч булып торалар. Улыбыз миңа өй эчендәге эшләрне башкарырга, иртәнге ашны әзерләргә булыша”,- ди Айрат.
Бүген балалар бакчасына йөрүче 4 яшьлек Амир, синең әтиең кем, дигән сорауга, ул – десантчы герой, дип горурлык хисе белән җавап бирә.
Сугыш хәрәкәтләре ветераны контрактка кул куеп махсус хәрби операция зонасына китәргә җыенучы ир-егетләргә киңәшләрен дә бирде.
“Без әлеге сугыш озакка сузылмас, тиз тәмамланыр дип уйлаган идек. Баштагы мәлдә гуманитар ярдәм җибәрүчеләр дә юк иде бит. Хәзер ул бөтен илебез халкы җиңү көнен якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша. Ә СВОга китүче егетләр анда үз-үзләрен сакласыннар иде. Гомер дигәне бер генә бирелә. Төшенкелеккә бирелмичә, сынауларны җиңеп чыгарга тырышсыннар. Өйдәгеләр, якыннары җылы сүз белән булса да күңелләрен күтәреп торсыннар иде. Туган җирләрдән килгән һәрбер хәбәргә, һәрбер хатка, посылкага чиксез шатланасың анда. Ә хыянәтчеләр рядовой солдатлар арасында да, генераллар арасында да һәрчак булган һәм киләчәктә дә булачак, аңардан качып котылуы мөмкин түгел”,- ди Айрат Хайруллин.
Фронтка киткән улыннан сәгать саен хәбәр көтеп тәмам арыган, төннәрен йокысыз үткәргән газиз ана – Дилүзә Эрхам кызы Айратның исән-имин әйләнеп кайтуына сөенеп туялмый.
“Айрат улыбыз тик тора белми, тынгысыз йөрәкле бит ул. Хәзер менә бөтен көчләрен куеп йорт салалар. Киленебез Динара белән тигез гомер кичерергә, балаларының игелеген, рәхәтен күрергә насыйп итсен. Ил-көннәребез, дөньялар тыныч булсын иде”,- ди ул.
Хәзерге вакытта шәһәребезнең “Водоканал” предприятиесендә хезмәт итүче Дилүзә ханым якыннарын татар халкының милли ашлары белән сыйларга ярата. Әлеге гаиләнең табынын телеңне йотарлык тәмле камыр ризыгы – “бармак” һәм үзләре үстергән тавык шулпасыннан токмач ашы бизи.
Илгиз һәм Дилүзә, Айрат һәм Динара Хайруллиннар шушы көннәрдә генә Гаилә елына багышланган тантаналы чарада катнашты. Әлеге бәйрәмдә аларга “Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышы” (“Жизнь замечательных семей Ульяновской области”) дип аталган китап тапшырылды. Бу китапта Хайруллиннар гаиләсе турында да саллы гына язма урын алган. Өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре уллары Айратны Ватан герое итеп тәрбияләп үстерүләре өчен Илгиз һәм Дилүзәгә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Ә без Хайруллиннар гаиләсендә кунакта булып, аларның дус-тату, милләт җанлы, иманлы, кешелекле һәм ярдәмчел булуларына сокланып кайттык. Шәһәрдә туып үскән Айратның шартлатып татарча сөйләшүе, 4 яшьлек Амирның, әбием, дип матур итеп әйтүе күңелләребезне күтәреп җибәрде. Димәк, туган телебез яши, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз онытылмый әле.
Исхак ХӘЛИМОВ
Чыганак: emet73.ru