Илебез халкы Ватанны саклаучылар көнен каршыларга әзерләнә. Актаныш районы ЗАГС бүлеге дә әлеге зур бәйрәм уңаеннан чираттагы Гаилә дәресен патриотик темага багышлады.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева “Гаилә мәктәбе”нең 2011 елдан бирле үткәрелүен әйтте. Гаилә дәресе һәрвакыт аерым бер истәлекле вакыйга уңаеннан оештырыла, ә бу юлы аны Ватанны саклаучылар көненә туры китереп үткәрделәр.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган Гаилә дәресендә укучылар алдында Актаныш районы имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, психолог Фәймә Шәйгәрдәнова белән бергә махсус хәрби операциядә катнашкан Риваз Рәхмәтуллин чыгыш ясады.
Руслан хәзрәт Мортазин Актанышның икенче санлы мәктәбе һәм кадет-интернат мәктәбе укучыларын һәм аларның укытучыларын Рамазан ае башлану белән котлады. Бу айлар солтанының фазыйләтләре белән таныштырды.
Туган илне ярату, саклау буенча хәзрәтебез үтемле фикерләрен җиткерде.
Хәдистә: «Ватанны ярату – иманнан», – диелә. Шушы юллардан Ватанны саклауның никадәр әһәмиятле, мөһим гамәл икәнлеге аңлашыла. Ватан – безнең өчен хөрмәтле, яклый, саклый торган, кыйммәтле төшенчә, – дип хак динебезнең ватанпарвәрлекне хуплавын җиткерде, шулай ук тәрбияви яктан вәгазьләде, укучыларны кечкенәдән тәрбияле, итәгатьле булып үсәргә, башкаларның хата-кимчелекләрен башкаларга белгертмичә, үзеңне тәрбияләргә өндәде.
Психолог Фәймә Шәйгәрдәнова укучыларны гаилә кыйммәтләренең асылы белән таныштырды. Үз милләтең, динеңнән булган парыңны сайлап, ата-бабаларыбыз йола-гадәтләрен саклап яшәргә кушты, ир-белән хатын бурычларын гыйбрәтле мисаллар белән аңлатты.
Чыганак: aktanysh-rt.ru