tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ватаным Татарстан» газетасы почта хезмәткәрләренә багышлап марафон оештыра
«Ватаным Татарстан» газетасы почта хезмәткәрләренә багышлап марафон оештыра

«Ватаным Татарстан» газетасы почта хезмәткәрләренә багышлап марафон оештыра

1-10 октябрьдә матбугат чараларына 2026 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылу башланды. Шушы вакыт аралыгында «Ватаным Татарстан» газетасы почтальон образы аша басма матбугатның уникальлегенә һәм мәгълүмат чыганагы буларак мөһимлегенә басым ясау максатыннан, “ВКонтакте” дагы рәсми аккаунтында марафон үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га журналист Динара Әхмәт хәбәр итә.

«Ун көн дәвамында катнашучылар төрле биремнәргә җавап итеп язмалар урнаштырырга тиеш була. Проект аерым биремнәргә түгел, ә почта дөньясына кечкенә сәяхәткә нигезләнгән, монда һәр көн – яңа бүлек. «Почта хезмәткәрләре хат ташучы, газета таратучы гына түгел. Алар – газета белән укучы арасында дуслык күпере урнаштыручылар да. Авыр, җаваплы эшләренә тугры калып, озак еллар шушы өлкәдә хезмәт куючылар бар. Үз һөнәрен яратып, һәр кешегә игътибарлы булып эшлиләр. Марафон кысаларында катнашучылар биремнәргә җаваплы карап, язмаларында почта хезмәткәрләренә карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен дә җиткерә алыр, дип ышанабыз», – ди проект авторлары.

Динара Әхмәт әйтүенчә, биремнәр катнашучыларга үзләрен иҗади яктан ачарга да, почта хезмәткәрләре белән бәйле матур хатирәләрне яңартырга да ярдәм итәчәк.

«Актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр дә көтә. Марафонның шартлары турында тулырак газетаның “Вконтаке” дагы рәсми аккаунтында табарга мөмкин. Бүген марафон катнашучылар саны 60тан узып киткән. Теләүчеләр марафонга кушыла ала», – диде ул.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*