Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында “Вәлиулла Хәсәнов укулары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган Вәлиулла хәзрәтнең нәсел дәвамчысы – танылган эшмәкәр Римма Гомәр кызы Сафиуллова тырышлыгы белән оештырылган әлеге күркәм чарада Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән килгән дин әһелләре, татар зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр катнашты.
Тынгысыз йөрәкле, булдыклы, ярдәмчел һәм кешелекле булуы белән аерылып торган Римма Гомәр кызы Сафиуллова бизнесын да уңышлы алып бара, күңеле кушуы буенча хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә вакыт һәм мөмкинлек таба. Татарстанның Тәтеш районында ул әйдәп барган “Колос” ширкате ашлык, ит һәм сөт җитештерү күләме буенча республикада иң алдынгы хуҗалыклардан санала. Милләт җанлы эшмәкәр районның “Ак калфак” һәм “Татар гаиләсе” оешмаларына җитәкчелек итүне дә үз өстенә алган. Хәзер әлеге оешмалар халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерү юнәлешендә күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкаралар. Ә эштән бушаган арада Римма Гомәр кызы үзенең туган якларына, ата-бабасы нигезенә – Яңа Ишле авылына ашыга. Ул әти-әнисе гомер иткән, үзе туып үскән йортны төзекләндереп, яңартып, кадерләп саклый. Искиткеч матур гөлбакчасы белән ерактан ук һәркемнең игътибарын җәлеп иткән әлеге өй әкияти йортны, милли музейханәне хәтерләтә. Данлыклы нәселнең дәвамчысы буларак, хәләл көч белән тапкан малыннан өлеш чыгарып, Вәлиулла бабасы казыткан чишмәне чистарткан һәм аның янәшәсендә үк гаҗәеп гүзәл парк булдырган. Халыкка бары тик файда гына китерүче Гомәр коесы белән Сара күпере дә авылга кабатланмас ямь өстиләр. Бүген төп йортыбыз ачкычын бертуган энемнең улы Ильяска тапшырдым, ул нигезебезне ташламаска, кайтып йөрергә, шулай ук ел саен авылда дини укулар үткәрергә вәгъдә итә, ди Римма ханым, канәгатьлек хисе кичереп.
Яңа Ишледә беренче тапкыр оештырылган дини укулар авыл зиратында танылган шәхесләрнең, аерым алганда, Җиһангәрәй хәзрәт белән Габделкаюм хәзрәтнең, шулай ук Вәлиулла Хәсәнов гаиләсеннән булган әрвахларның каберләрен зиярәт кылу белән башланып китте. Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар һәм шушы зиратта җирләнгән барча әрвахларның да рухлары шат, караңгы гүрләре якты булуын теләп дога кылдырдылар. Ильяс хәзрәт әлеге чара уңаеннан зиярәт кылу тәртибен аңлата торган махсус баннер ясатып кайткан иде, ул аны авыл халкына бүләк итеп тапшырды. Зиратка юлны онытмагыз, якыннарыгызның каберләрен карап, чистартып торыгыз, аларны догадан өзмәгез, диде ул, мөселман кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп.
Аннары дини укуларда катнашучылар табигатьнең гүзәл почмагында – инеш буенда урнашкан “Вәлиулла чишмәсе”нә юл тоттылар.
“Узган гасырның егерменче еллары башында Идел буенда көчле корылык була бит. Кече елгалар бөтенләй кибә, коеларда су бетә. Авылдашлары суга тилмереп йөргән көннәрдә Вәлиулла бабам бакчасыннан ерак түгел генә инеш буенда чишмә казып чыгара һәм халыкны сулы итә. Фронтка киткәнче ул аны чистартып, карап тора”,- ди Римма Гомәр кызы.
Шәрәфле кунаклар җир астыннан ургылып чыккан шифалы һәм сихәтле чишмә суын авыз иттеләр. Тешне сындырырлык салкын суы бик тә тәмле, диде академик, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров. Чишмә суын аңа тустыганнан бертуган энесе – фән докторы Энгель Таһиров эчерде. Ә Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев изге урынны – чишмә тирәсен үзенең моңлы мөнәҗәтләре белән олылады.
Шул арада авыл имамы Фәһим хәзрәт өйлә намазы җитүен искәртеп азан әйтте. Бәйрәм кунаклары – академиклар, эшмәкәрләр, татар зыялылары авыл халкы белән бер сафка басып мәчеттә намаз укыдылар һәм ил-көннәргә бәрәкәт, тынычлык, иминлек теләп дога кылдылар. Мәчеттә биш вакыт намаз укылса, халык уразалар тотса һәм корбаннар чалса, мохтаҗларга сәдакалар бирсә генә авыл яшәр, милләтебезнең киләчәге өметле булыр, диде Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
Ә өйлә намазыннан соң авыл клубында “Вәлиулла Хәсәнов укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция көтә иде. Әлеге укуларны оештыру комитеты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең Чүпрәле төбәгендә ике мәртәбә булып, әнисе ягыннан ата-бабаларының, әбиләренең каберләрен зиярәт кылуы турында сөйләде. Ул шушы урыннарга истәлек билгеләре кую тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук тумышы белән Чүпрәле якларыннан булган дин әһелләренең, шул исәптән Шәйхелислам Хәмидинең кабер ташын торгызу һәм исемнәрен кайтару буенча зур эш алып барылуы хакында хәбәр итте. Ә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров дини укуларны оештыруга һәм Яңа Ишле авылын тулы канлы тормыш белән яшәтүгә бәһасез өлеш кертүе өчен танылган меценат Римма Сафиулловага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бүген авылларыбыз Римма Гомәр кызы кебек олы җанлы, юмарт, кешелекле, булдыклы эшмәкәрләр ярдәмендә саклана һәм киләчәккә өмет белән карый, диде глава.
Шәрәфле кунак – тарих фәннәре докторы Индус Таһиров әлеге очрашуны татарлык тантана иткән чара дип атады. Аның әйтүенчә, без – исемен дә, җисемен дә югалтмаган халык.
“Хәзерге катлаулы шартларда татарны эреп юкка чыгудан нәрсә саклый соң? Данлы вә шанлы тарихыбыз үзе саклый, ул халыкта милли үзаң, горурлык хисе тәрбияли. Дөрес, глобализация чорында туган телебезгә, ана телебезгә бетү куркынычы яный. Әмма татар һәрчак көрәшә һәм җиңеп чыга. Милләтебезне шулай ук Ислам дине саклый. Динне кыскан саен халкыбыз рухи яктан ныгый гына бара. Бүген без рухи Татарстанда яшибез. Казан белән татар үзе идарә итә. Без беркем белән дә сугышмыйбыз, әрләшмибез, барча халыклар белән дус-тату яшибез. Кызганычка, Россия авыр көннәр кичерә. Европа тарафыннан безгә карата һөҗүм көннән-көн көчәя – санкцияләр кертәләр, читләштерергә тырышалар. Бүгенге ситуациядә татар, Ислам факторы Көнчыгыш илләренә ачкыч булып тора”,- диде академик Индус Таһиров.
Ә “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясе президенты, ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры, академик Энгель Таһиров Яңа Ишле авылында узган дини укуларны халыкка җан өрү, тарихи өмет бирү көненә тиңләде.
“Кая таба бара бу дөнья? Континентлар үзара сугышып яталар. Дөньяның 33 дәүләте Россиягә каршы сугыша. Бүген без бары тик үзебезгә генә ышанып яшәргә тиеш. Сакланып калу факторы үзебездә, туган авылларыбызда. Кызганычка, соңгы елларда 42 мең авыл бөтенләй юкка чыккан. Илебез Президенты Путин да гел шул теманы күтәрә. Авыл – татар халкының анасы ул. Безнең киләчәккә өметебез бар әле, өметебез олы әле”,- диде танылган галим.
Аннары Энгель Таһиров дини укуларны оештыручы Римма Сафиулловага “Шәфкатьлелек” (“Милосердие”) дип аталган алтын медальне тапшырды. Иманлы татар хатынының халкыбызның традицияләрен һәм тарихи мирасын саклап калып үстерүгә, җир йөзендә тынычлык һәм алгарыш хакына гуманлылык, мәрхәмәтлелек, толерантлык кыйммәтләрен, милләтләр арасында диалогны җәелдерүгә зур өлеш кертүе әнә шулай югары бәяләнде.
Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин җыен кунакларын Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм конгресс бүләкләрен тапшырды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов исә гаиләдә балаларга милли тәрбия бирү зарурлыгы турында сөйләде. Барчабызга да Аллаһы Тәгаләне зикер итеп һәм булганына шөкер итеп яшәргә язсын, диде депутат әфәнде. Ул шулай ук Рәхмәт хатлары да алып килгән иде. Бүләкләнүчеләр арасында “Өмет” газетасының җаваплы секретаре Рузия Хәлимова да бар. “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон туган нигезен – Вәлиулла хәзрәт мирасын, аңа бәйле рухи ядкарьләрне югалтмыйча күз карасыдай саклап яшәве, мәрхүм туганнарына догачы булуы өчен Римма Сафиулловага рәхмәтләрен ирештерде.
“Ата-баба, әти-әни нигезен һич тә сатарга ярамый. Нигезләрен сатучыларның нәселләре киселә, тамырлары корый, картаймыш көннәрендә кайтып сыеныр урыннары калмый. Туган телебезне югалтмыйк, дәвамнарыбызга өйрәтик. Кыямәт көнендә бездән, ана телеңне бала-оныкларыңа өйрәттеңме, дип сорарлар. Мәктәп укучылары үзләренең әти-әниләре белән бергә шәҗәрәләрен – нәсел агачларын ясыйлар. Кызганычка, анда чит-ят исемнәр еш очрый”,- диде Ләбиб Лерон.
Танылган драматург Данил Салихов бүгенге катлаулы заманда татар авылларының бары тик көчле шәхесләр, меценатлар ярдәмендә генә яши алуын билгеләп үтте. Бүген Яңа Ишледә өмет чаткысы кабынды, димәк, бу авылның киләчәге ышанычлы әле, диде ул. Ә “Өмет” газетасының җаваплы секретаре Рузия Хәлимова Яңа һәм Иске Ишле авылларыннан чыккан күренекле шәхесләрнең тормыш юлы белән таныштырып үтте. Аның үзенең нәсел тамырлары да бу авыллар белән бәйле.
Фәнни-гамәли конференциядән соң ачык һавада – Вәлиулла хәзрәт исемендәге ял паркында кунакларны корбан мәҗлесе көтә иде. Анда 300дән артык кеше катнашты. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан үрнәк парларга һәм шулай ук хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә күптән түгел генә изге җирләрдә хаҗ сәфәреннән кайткан татар сәхнәсе йолдызлары – Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов мәҗлесне моңлы мөнәҗәтләре белән бизәделәр.
Корбан ашы тәмамлангач, чишмә буендагы зур сәхнәдә танылган артистлар ИлСаф, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина катнашында концерт башланып китте. Түләүсез концертны карарга теләүчеләр Татарстанның күрше районнарыннан, хәтта Чувашия белән Ульяновскидан кадәр килгәннәр иде.
Яңа Ишле җирендә тәүге тапкыр үткәрелгән дини укулар халыкның иманын һәм бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертте, авылларыбызның киләчәк язмышы, туганлык җепләрен кадерләп саклау кирәклеге турында уйлануларга этәрде.
Исхак ХӘЛИМОВ
Чыганак: emet73.ru