tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вәлиулла Якупов – мирасыбызга төрле яктан караган галим
Вәлиулла Якупов – мирасыбызга төрле яктан караган галим

Вәлиулла Якупов – мирасыбызга төрле яктан караган галим

Кем ул Вәлиулла Якуб? Мөгаен, бик күпләр бу сорауга җавапны шунда ук бирергә әзер. Күпләребез аның белән эшләп, аны күреп калды. Бүген дә  мәдрәсә шәкертләренә, җәмәгатьчелеккә аның кем икәнен искә төшереп тору да зарурдыр. Казанда XI тапкыр татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесенә багышлап “Якупов укулары”н үткәрү дә юкка түгел.

Вәлиулла хәзрәтнең ислам дөньясы өчен башкарган эшләре хисапсыз. Күпме бастырылган китаплар, мәдрәсә-мәчет эшчәнлегендә катнашу. Аның  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен торгызуга алынуы да үзе бер тарих. Быел “XI Якупов укулары”н оештыручыларның берсе Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин  дә, укуларны киләчәктә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең үзендә үткәрербез, дигән нияттә тора.

– Вәлиулла Якупов “Мөхәммәдия”не тирән мәгънәле эшләр белән тулыландыра, аның укыту програмасын төзи. Укытучыларны җәлеп итә, соңыннан Вәлиулла хәзрәт үзенең шушы тәҗрибәсен республиканың барлык мәдрәсәләре өчен белем стандартларын эшләүгә сала. Алар бүгенгә кадәр гамәлдә, Россиянең төрле төбәкләрендә дә файдаланыла. Вәлиулла хәзрәт ислам кыйммәтләре милләтебезнең асылын саклап хакына Аллаһ юлында батырларча көрәшкән һәм батырларча һәлак булган шәхес. Бүгенге укулар аңа дога булып барып ирешсен. Раббыбыз аны җәннәтләр белән бүләкләсен. Без исә аның мирасын истә тотарга һәм өммәтебез файдасына өйрәнергә тиешбез, – диде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Мөфти белдерүенчә, әле без Вәлиулла хәзрәтнең  хезмәтләренә алга таба ныграк төшенә барырбыз Ул конференция җыелганнарга Вәлиулла хәзрәттәге кебек тугрылык, тырышлык, ихтыяр  көче күп булу, ару-талуны белми эшләү сәләтен бирсә иде, дип теләде.

“Якупов укулары”нда төрле файдалы сүзләр әйтелде. Мәсәлән, Вәлиулла Якупов чыгарган китапларны җыеп, электрон китаплар итеп туплау, сайтлар аша да тарту зарур, дигән фикерләр дә яңгырады. Моның өчен хәзрәтнең электрон архивы табу, аны барлау эшләре башкарырга кирәк. Һәрхәлдә, бүген интернет аша да дини гыйлем шактый күп бирелүе мәгълүм. “Хәтерләсәгез, ул китаплар үз вакытында бик сыйфатлы кәгазьләрдә чыкмады. Хәзерге вакытта  электрон  җиһазлар белән күп кулланабыз. Билгеле  булганча, һәркемнең кулында смартфон. Вәлиулла хәзрәт чыгарган дини мирасыбызны без электрон форматта җиткерсәк тә, аның рухына аерым бер дога булып ирешәчәк. Чөнки китапларны хәзер шулай да укыйлар. Контакт челтәрендә күрәбез. Алга таба бу эштә мөфтият игътибарны арттырыр”, – диде Татарстан Президенты каршындагы Эчке мәсьәләләр департаментының Дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин.

Ярулла хәзрәтнең мирасы бай. Меңнән артык чыккан китаплары миллионлаган тираж белән басылган. Вәлиулла хәзрәт дин әһелләре арасында гына түгел, галимнәребез арасында да советтан соң чорда безнең мирасыбызга бик җитди караган кешеләрнең берсе. “Мәсәлән, кадимчелек хакында Вәлиулла хәзрәт язып чыкты. Кадимчеләрнең хезмәтләрен гарәп теленнән татарчага бастырып чыгарды. Җәдитчеләр хакында күп язды. Аларның хезмәтләрен дә бастырып чыгарды. Безнең мирасыбызга бер яктан гына түгел, төрле яктан караган галим буларак та билгеле”, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

“XI Якупов укулары”нда Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеге төрле яктан яктыртылды. Шулай ук дини укыту юлында зур роль уйнаган  Габдулла Бубыйны да искә алдык. Быел 140 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Мөхәммәдия” мәдрәсе тарихына һәм киләчәге хакында да чыгышлар тыңладык.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*