Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә инде берничә ел Тукай һәм Шевченко иҗатына багышланган конкурслары белән танылу алган “Вербиченька” (“Песи тал чыбыгы”) украиннарның милли-мәдәни автономиясе быел да традициясен дәвам итә. 2017 елда “Безгә тормыш һәм җылылык бүләк итүчеләр турында” (“О тех, кто дарует нам жизнь и тепло”) дип исемләнгән бәйге шулай ук Тукай һәм Шевченкого багышлана, ләкин төп игътибар әниләргә, туганнарга, гаиләгә, туган якка юнәлдерелә.

Теләгән кеше сорауларын оештыручыларга ddn-metod@mail.ru адресына язып юллый ала.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Вербиченька” белән даими элемтәдә тора. Һәр елны татар конгрессы үткәрелгән бәйгеләргә теләктәшлек белдерү йөзеннән сәламләү хаты һәм җиңүчеләргә махсус бүләкләр җибәрә.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына “Вербиченька” рәисе Евгений Савенко килеп китте. Ул Татарстанда яшәүче украиннарның бер төркеме җәй көннәрендә Санкт-Петербург шәһәренә барып кайтуы турында сөйләде. Бу сәяхәтнең максаты Тукай һәм Шевченконың бу каладагы урыннарын барлау булган. Бик тә нәтиҗәле булган сәфәрнең истәлеге итеп, Евгений Викторович Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаевка Санкт-Петербургта Тукайга куелган һәйкәленең матур бер фоторәсемен бүләк итте.