tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ветеран бүләкләнде.
Ветеран бүләкләнде.

Ветеран бүләкләнде.

Чувашиядә гомер итүче милләттәшебез Нурулла Вәлиулла улы Рәҗәпов Татарстан Рәисе указы белән “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде. Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров тапшырды.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Нурулла агага 101 яшь, ун бала атасы. Бүгенге көндә 116 оныгы һәм оныкчыгы бар.  Хөрмәтләре өчен Нурулла Вәлиулла улы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка  һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*