tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ветеран укытучы
Ветеран укытучы

Ветеран укытучы

Бүгенге көндә Киндерле авылында унбер ветеран-укытучы исәпләнә. Араларында шушы авылда туып үскәннәре дә, читтән килеп, бу якларны үз итеп, урнашып калганнары да бар. Горурланып искә алырлык, рәхмәт сүзләрен әйтерлек, иң өлкән укытучыбыз Динара апа Хәбибуллина.

Динара апа тумышы белән Төмән районы, Ямбай авылы кызы. Ул 1934 елның 4 августында Фәтхи абый белән Камилә апа гаиләсендә дөньяга килә. Бала-чагы туган авылында үтә. Ямбай, Аслана мәктәпләрендә белем ала һәм Тубыл шәһәрендәге татар теле һәм әдәбияты институтына укырга керә. Укытучы таныклыгын алгач, Динара апа 1954 елда хезмәт юлын Мордовиядә башлый. 1955 елны туган авылына кайтып мәктәптә эшкә урнаша. Укыту дәверендә сыйныф җитәкчесе, дәрестән тыш эшләрне оештыручы педагог вазыйфаларын үти. Җиде ел эшләгәннән соң, тормышка чыгып, Киндерле мәктәбендә биология, немец теле укытучысы булып эшли. Укытучылык хезмәте белән беррәттән Динара апа драмтүгәрәк, профсоюз оешмасы җитәкчесе, мәктәп бакчасын да алып бара. Мәктәп бакчасы һәр елны мул уңыш җыеп, район күләмендәге конкурсларда алдынгы урыннар алып, иң яхшылардан була. Класс җитәкчесе буларак та, ул укучылар белән каникулларда төрле шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыга. Ул һәр эшен яратып, бар күңелен биреп башкара.

Апа уналты ел мәктәп яны интернатында тәрбияче булып эшли. Хәзер дә анда яшәгән Кыткүл, Бухарин балалары хәлләрен белешеп, рәхмәтләрен белдереп, апа белән элемтәдә. Рәхмәт сүзләрен әйтүче укучылырың булу – үзе зур бәхет бит ул.

Динара апа «Яңарыш» газетасының беренче саныннан ук бик актив хәбәрчесе. Ул үзенең авылдашлары турында язган мәкаләләрен газетага җибәреп тора.

Төп эшеннән бушаган арада  Динара апа тегүче иде дә. Ул матур-матур киемнәрне авыл халкына гына түгел, якын-тирәдә яшәгәннәргә дә тегеп бирә иде.

4 августта Динара апа үзенең 90 еллык юбилеен каршылый. Кырык ике ел гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, хезмәт сөяргә, тырыш булырга, кешеләрне яратырга өйрәткән мәгаллимәгә киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Барлык сезне яраткан укучыларыгыз, Киндерле мәктәп укытучылары юбилеегыз белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Динара апа укучыларның гына түгел, һәрбер укытучының да остазы. Нинди генә сорау һәм киңәш белән мөрәҗәгать итсәң дә, төпле киңәшен бирә, вакытын да кызганмый ул. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез.

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА.
Төмән шәһәре.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*