Засвияжье районының Московское шоссе урамындагы Ислам мәдәният үзәгендә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашу узды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырылган мәҗлестә алтмыштан артык мөселман кардәшебез катнашты.
Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагында эшләп килүче Ислам мәдәният үзәгендә – мәхәллә мәчетендә дини йолаларыбызны җиренә җиткереп башкару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Биредә көн саен биш вакыт намаз укыла. Намазга Дачный, Кувшиновка, Карлинское, Вырыпаевка поселокларыннан кадәр килеп йөриләр. Шулай ук Ульяновск дәүләт университетында белем алучы мөселман студентлары да очрый. Мәхәллә имамы Хасиятулла хәзрәт җомга вәгазьләрен һәрвакытта да ике телдә – татарча һәм русча сөйли. Кыш айларында мәчеттә өлкәннәр һәм балалар өчен дин нигезләрен, татар телен өйрәнү курслары эшли. Ә җитмешкә якын урынга исәпләнгән ашханәдә никах һәм сабыйга исем кушу, корбан һәм ифтар ашлары, мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән укыту мәҗлесләре үткәрелә. Мәхәллә мөселманнары хәйрия акцияләрендә дә актив катнашалар. “Ак калфак” кызлары бергә җыелып, СВО зонасына җибәрү өчен чәкчәк ясыйлар, кулдан токмач кисәләр. Гуманитар ярдәмне без фронттагы дин кардәшебез Шамил Салимзянов аркылы җибәрәбез, ди мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов.
Бөек Җиңү көненә багышланган күркәм мәҗлесне мәхәллә имамы Хасиятулла хәзрәт Ахметов Коръәни-Кәримнең “Ясин” сүрәсен укудан башлап җибәрде. Ул сугыш кырларында ятып калган барча әрвахларның рухлары шат булуын, СВОда катнашучы егетләребезнең җиңү белән кайтуларын теләп дога кылдырды. Аннары Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин мөселман кардәшләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында да, СВО зонасында да Туган илебезнең азатлыгы, үз нәселләрен, үз гаиләләрен, динебезне, ана телебезне саклап калу өчен батырларча көрәшүләре турында вәгазь сөйләде. Бары тик Аллаһы Тәгаләне танып, Аның барлыгына һәм берлегенә инанып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәк кенә киләчәгебез бәхетле, матур булыр, диде мөфти. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин һәм Дума депутаты Алсу Айзатуллина традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүләре, хәйрия акцияләрендә катнашулары өчен мөселманнарга рәхмәт белдерделәр. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, колхоз-совхозларда, завод-фабрикаларда эшләп илебезнең куәтен арттырган ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы, фидакарьләре яшьләр һәм балалар өчен үрнәк булып тора, диде ул. Өлкәбезнең танылган фермеры Рөстәм Вәлиев сугышның утлы юлларыннан узган фронтовик әтисе Сөләйман ага турында истәлекләре белән бүлеште. Әтием сугыш кырыннан орден-медальләр белән исән-сау кайтып, озак еллар динебезгә хезмәт итте, диде ул. Ә бала вакыты сугыш чорына туры килгән, яшьлек елларында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Варис хаҗи Равилов күңел хатирәләрен шигъри юллар аша җиткерде. Сугыш кырларында батырлык үрнәге күрсәткән татар-мөселман ир-егетләренә тәре урынына ярымай сурәтләнгән дәүләт бүләкләре тапшырсалар, аларның күңелләре тагын да күтәрелеп китәр иде, дип ул шәһәр Думасы депутатларына үзенең тәкъдимен җиткерде. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Засвияжье район бүлекчәсе рәисе Рузия Хәлимова хөрмәтле ветераннарны олуг, зарыгып көтеп алган бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән котладылар. Ә мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов мәҗлесне оештыруда ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга һәм уңган аш-су осталарына рәхмәтләрен юллады. Җылы тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, мөхтәрәм кунаклар шифалы корбан шулпасын авыз иттеләр һәм татар халык ашлары белән сыйландылар.
И.ИНСАФОВ
Источник: emet73.ru