Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин Камил Мотыйгулла улы, 1883-1941) – татар журналисты, җырчы (баритон), нәшир. 1883 елда Җаек шәһәрендә мулла, укытучы Мотыйгулла Төхфәтуллин гаиләсендә туа.
1905-1907 елларда “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” журналларынының, “Фикер” гәҗитенең мөхәррире һәм нәшире. “Уралец” гәҗитенең нәшире. “Яңа тормыш” гәҗитен оештыручылардан.
1909-1917, 1925-1929 елларда концерт эшчәнлеген алып бара.
Әлеге язма социаль челтәрләрдән эзләп табылды.