у көнне бер мәйданга районның йөзгә якын гармунчысы, алар белән бергә дистәләгән җырчысы җыелды. Монда килгән төрле яшьтәге малайларны, абый-апаларны һәм төрле һөнәр ияләрен гармун берләштерде һәм дуслаштырды. Сүзебез Апас районында узган “Гармун моңы-йөрәк җыры” фестивале хакында бара. Башта һәр авылда, аннары җирле берәмлекләрдә үткән бәйгенең финал концерты район үзәге Апаста тәмамланды. Җәйге матур көннәрдә узган гармунчылар бәйрәменең кайбер мизгелләре Рамис Сафин репортажында.