Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулган көнне «Татарстан» дәүләт радиосы «Без — 41 нче ел балалары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Чара Халыклар дуслыгы йортында оештырылды.
Татарстанда 41нче елда барлыгы 106 мең кеше туган. Залда дәһшәтле 41нче елны дөньяга аваз салган, сугышның бар ачысын татыган, хәзер инде 80 яшьлек юбилейларын уздыручы шәхесләр җыелды. Алар истәлекләр белән уртаклышты.