Бу сабыйлар Сахалин өлкәсе имам-мохтәсибе Җамал хәзрәт Гарифуллин һәм аның җәмәгате Румия ханымның балалары. Ерак җирләрдә яшәсәләр дә саф татар телендә, бик матур сөйләшәләр. Шигырьләр өйрәнәләр. Казанга алар әти-әниләре белән X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына килде.