Бүген, Якутиядәге Д.К. Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге опера һәм балет театрында, Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм концерты узды. Чара XXV Федераль Сабантуйның иң күренекле вакыйгаларының берсенә әверелде.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде:
“Без татар халкы һәрвакытта да өметле һәм бәхетле милләт булган. Әгәр дә безнең тарихыбыз чиста һәм әби-бабалардан, әти-әниләрдән безгә күчкән гореф-гадәтләрне бездән соң да килгән буынга тапшыра алабыз икән- менә ул безнең өмет, безнең киләчәк! Әлеге кадерле һәм матур гореф-гадәтләрне саклап барган иң бай бәйрәмебез ул – Сабантуй! Шуның өчен Якутияда үтәчәк XXV Федераль Сабантуй мөбәрак булсын!”