Казанда алтынчы Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Аны “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән бергәлектә оештырды. Җыенда чит иллләрдән, Россиянең 49 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан өч йөзгә якын татар хатын-кызлары катнашты. Озак вакыт күрешмәгәнгә, Казанга бик сагынып килгәннәр.