Гөрләде каз өмәсе! Буа районының Тубэн Наратбаш авылында җир туңып, кар явуын да көтеп тормаганнар -каз өмәсен уздырырга да өлгергәннәр инде. Халкыбызның буыннардан- буыннарга күчеп килгән өмә йоласын Ислановлар йортында оештырганнар. Халык арасында инде онытылып барган бәйрәмнең күңелле мизгелләре безнең киләсе репортажда.