Рамил Гыйматдинов үз гаилә фермасында 24 баш мөгезле эре терлек, шулай ук таналар һәм бозаулар тота. 136 гектар җирләре бар, анда алар бертекле һәм азык культуралары үстерә. Хуҗалыкта ярдәмчеләре – үсеп килүче уллары.
Картларның сөйләвенә караганда, Татар Мулла авылы башта Чирмешән ярында ук, Керән тавы дигән жирдә була. Әмма урманга, чишмә суына якын булсын дип, тора-бара авыл халкы менә шушы урынга кучеп утыра.
Авылнын киләчәге өметле. 1994 елда биредә Яна мәчет салып куйганнар.
Авылдагы 39 хуҗалыкта 95 кеше яши. Шушы кечкенә генә авылда 4 гаилә фермасы хезмәт итә. Гиматдинов Рамил Ислам улы Гиматдинов Фәрит Галләм улы, Фәттахов Тәлгат Гомәр улы улларының гаилә фермалары мөгезле эре терлек тотып, сөт җитештерәләр, ә Әсадуллин Рафис Равил улы сарыкчылык буенча эш итә.