15-17 октябрьдә Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Бүген делегатлар Арча районы белән танышалар. Экскурсиянең йомгаклау ноктасы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булды.
– Минем туган ягым – бөек шәхесләр биргән төбәк! Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов дисеңме… Безнең татар теленең иң матур агышы Арча төбәгендә! Бик рәхмәтлемен туган ягыма. Монда салынган нигез гомер буе мине озатып бара. Бүген тагын да тәэсирләнеп калдым, бик зур рәхмәт! – диде “Саф чишмә” газетасының баш мөхәррире Фавия Сафиуллина.