Минем бабам – Сафиуллин Шәфигулла Сафиулла улы. Ул 48 яшендә сугышка алына. Аларны урман уртасында өч ай буена Бөек Сталинглад сугышына әзерлиләр. Утка керер алдыннан ул әбиемә өченче һәм соңгы хатын яза: “Нәфисә! Без Сталинград битвасына керәбез, тагын яза алырмынмы юкмы… Кызганычка каршы, аның башка хаты да, хәбәре дә булмый. Канлы Сталинград явында бабам илебез өчен батырларча башын сала…”.