Гөлнур Айзат – Татарстанның Апас районы иске Әнәле авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамалап (1970), Апас урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Апаста уку чорында (1971-1977 еллар) мәктәптә “Әдәбият сөючеләр”түгәрәгендә беренче шигырьләрен иҗат итә, район газетасы “Йолдыз”каршында оештырылган “Тамчылар”әдәби берләшмәсенә йөри. Шушы чорда шигърияткә гашыйк кызның шигырьләре “Яшь ленинчы”, ”Ялкын”, ”Татарстан яшьләре”ндә дөнья күрә.
Мәктәпне тәмамлагач,әдәбиятка мәхәббәт аны Казан дәүләт университетына алып килә. Биредә татар филологиясе бүлегендә укый(1977- 1982еллар). М.Мәһдиев җитәкләгән “Әллүки”иҗат түгәрәгенә йөреп, каләмен чарлый, ”Әдәби сүз”газетасында алмаш мөхәррир булып канатларын ныгыта. Студент елларында “Йолдыз”, ”Яшь ленинчы»газеталарында хәбәрче буларак үзен күрсәтергә өлгерә. Университетның татар халык хорында җыр сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнә. Казан шәһәренең 48нче һәм 2нче гимназияләрендә укытучылык һөнәренең серләренә төшенә. Татарстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларында әдәби тапшыруларда чыгыш ясый. Ул чорда яшьләр өчен ачылган “Идел” журналында шигырьләре һәм тәнкыйть мәкаләләре басыла.
1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә эшкә кайта. 1982-2016 елларда Буа районының Кырыксадак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В.Луначарский, Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли.
Гөлнур Айзат – “Бәхет гөле” (2008), ”Өч мизгел” (2012), ”Бәхетле бул”(2014- аудиоҗыентык), ”Әманәт”(2015), ”Күңел аҗаганнары”(2015), ”Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда” (2010), ”Күз яше ачы була” (2015) җыентыклары, 500дән артык җырлар авторы. Шагыйрә бер үк вакытта проза өлкәсендә дә каләмен чарлый. Гөлнур Айзатның әсәрләре “Ватаным Татарстан”, ”Татарстан яшьләре”, ”Сөембикә”, ”Идел”,”Казан утлары”, ”Мәгариф”,”Мәгърифәт”, ”Татар иле”, “Йолдыз”, ”Байрак”, ”Безнең гәҗит”, ”Яңарыш”, ”Базар көн”, ”Акчарлак”кебек матубгат басмаларында басыла. Г.Айзат фәнни мәкаләләр, очерклар язу белән дә шөгыльләнә.
Гөлнур айзат – Россиянең мәгариф отличнигы”, Татарстанның атказанган укытучысы”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе,Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каююм Насыйри премиясе дипломанты.